Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2016 елның 7 аенда теркәү эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. 2016 елның гыйнварыннан Идарә 16 яңа массакүләм мәгълүмат чарасын теркәгән. 8 газета, 2 журнал, 3 радиоканал, 2 телепрограмма һәм 1 телеканал теркәү узган.
Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек бүлеге башлыгы Михаил Григорьев «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, Татарстанда "Тәртип" дигән яңа телеканалы теркәлгән. Элек "Тәртип" радио буларак кына эшләгән иде.
Идарә мәгълүматлары буенча соңгы 7 айда Татарстанда 58 массакүләм мәгълүмат чарасы эшчәнлеген туктаткан, алар арасында 18 газета, 15 журнал, 3 телеканал, 8 телепрограмма, 1 радиоканал, 2 электрон көндәлек басма һәм бер мәгълүмат агентлыгы бар. Суд карары буенча 10 басма ММЧ ябылган.
Шулай итеп, Татарстан Республикасы территориясендә 1000 ММЧ үз эшчәнлекләрен алып бара.