"Татар-информ"да РФ субъектларының инновацион үсеше рейтингы турында Мәскәү - Казан видеокүпере

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Иртәгә, 29 июнь 11.00дә, РФ субъектларының инновацион үсеш рейтингының дүртенче чыгарылышына багышланган Мәскәү (ТАСС) һәм Казан ("Татар-информ" агентлыгы) видеокүпере була.

Мәскәүдә рейтингны тәкъдим итеп, төбәк хакимиятләре өчен аның нәтиҗәлелеге һәм инновацияләргә төгәлрәк булышу өчен аны файдалану инструментлары турына фикер алышачаклар. Журналистларның сорауларына Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институтының беренче проректоры, директоры Леонид Гохберг, Внешэкономбанк рәисе урынбасары Андрей Клепач, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Овсянников, РФ Икътисади үсеш министрлыгының социаль үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Артем Шадрин һәм Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университеты Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады институтының кластер сәясәте бүлеге мөдире Евгений Куценко җавап бирәчәк. Казаннан ведеокүпердә Татарстан икътисад министры Артем Здунов катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International