#Подпиши близких #Подпиши родителей: Язылырга өлгерәсең әле!

2016 елның 21 июне, сишәмбе

«Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» акциясе бөтен республикага яңгырады. “ТАТМЕДИА” медиаширкәте тарафыннан уйлап табылган башлангычны иң алдан хакимият вәкилләре, танылган кешеләр күтәреп алды. Хәзер инде гади халык та акциядә күпләп катнаша.


Күреп торабыз: бүген күп кешенең ярты гомере социаль челтәрләрдә уза.  Шул рәвешле таныш-белешләр, дусларыбызның тормышыннан хәбәрдар булып торабыз, үзебезнең яңалыклар белән дә бүлешәбез. Шуңа да #Подпиши близких #Подпиши родителей акциясе дә  барлык кеше тарафыннан теләктәшлек тапты.  Бүген инде бу башлангычка йөзләрчә кеше кушылды.

Республикабызның абруйлы, танылган кешеләренең үрнәге “йогышлы” булды. Хәзер кешеләр аерым-аерым гына түгел, тулаем хезмәт коллективлары белән үзләренең яраткан басмаларына языла. Әйтик, Түбән Каманың ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре тулы составта җирле матбугат чараларына язылган. Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Республика балалар клиник хастаханәсе хезмәткәрләре клиника ветераннарына бүләк ясаган. Барлыгы 150дән артык язылу кәгазе тутырылган.

Райондашларын газета-журналлар алдырырга өндәп муниципаль район җитәкчеләре дә үрнәк күрсәтә.  Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм район башкарма комитеты башлыгы Михаил Фадеев, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин һ.б. акциягә кушылды. Ә бүген “ТАТМЕДИА” ширкәте генераль директоры Андрей Кузьмин социаль челтәрләр аша Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең тә акциягә кушылуын хәбәр итте.

Депутатлар, министрлар, зәңгәр экран “йолдызлары”, артистлар да “ТАТМЕДИА” башлангычына теләктәшлек күрсәтте. Бик күпләр почта бүлекчәләренә йөрү кыенлашкан, ә интернет аша газета-журналларга язылуның җаен белмәгән өлкән яшьтәге әти-әниләренә, якыннарына бүләк ясый. Ятимнәр, картлар йортларында яшәүчеләрне вакытлы матбугат белән сөендерергә омтылучылар да җитәрлек.

Яраткан газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу өчен санаулы көннәр калып бара. Язылу кампаниясе 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.  Сез дә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International