Иртәгә, 17 июнь 10:00да, «Татар-информ» агентлыгында җәйге китап фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казанда 18-19 июнь көннәрендә үткәрелә.
Чарада "Смена" заманча мәдәният үзәге арт-лиректоры, Җәйге китап фестиваленең программалы директоры Кирилл Маевский, "Живой город" заманча сәнгатькә ярдәм фонды гамәлгә куючыларының берсе Инна Яркова, Швейцария язучысы, драматургы һәм журналисты, Җәйге китап фестиваленә махсус чыгарылган "Дождя не ждите. Репортажи" китабы авторы Дмитрий Гавриш, язучы, тарихчы, «Новое литературное обозрение» нәшрият йортының «Неприкосновенный запас» журналы мөхәррире Кирилл Кобрин катнаша.
ММЧ вәкилләре әлеге чараны яктырту өчен чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча узарга була.