"Татар-информ"да "Безнең заман" фестивален оештыру турында фикерләшләчәкләр

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

16 июнь 11.00дә «Татар-информ» агентлыгында "Наше время - безнең заман" IV Республика эшче яшьләр иҗаты телевизион фестивален оештыруга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТРның халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты, фестивальнең жюри рәисе Резеда Галимова, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры, фесивальнең җитәкчесе Айдар Гайнетдинов катнашачак.

ММЧ вәкилләрен әлеге чараны яктырту өчен чакырабыз. Аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча башкарыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International