"Татар-информ"да Татарстанда Россия көнен үткәрүгә нәтиҗә ясаячаклар

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында Россия көнен үткәрү нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе була.

ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР буенча ЭЭМ полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары вазыйфаларын башкаручы - министрлыкның балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Усанов катнаша.

ММЧ вәкилләре әлеге очрашуга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International