“Татмедиа” акциясенә кушылып, Татарстан мөфтие дини гыйлем алучылар өчен татар матбугатына яздырган

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә республика мәдрәсәләрен, РИИны һәм “Тынычлык” мәчетен үз хисабыннан “Безнең мирас” журналына яздырган. Шул рәвешле, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе “Татмедиа” АҖ игълан иткән "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылып, үзеннән өлеш керткән. Акция исә 18 июньгә кадәр дәвам иттерелә.

Матбугатка яздыру нисбәтендә мөфти хәзрәтләре Казанның тарихи Галиев мәчетендә “Безнең мирас” журналы мөхәррире Ләбиб Лерон белән очрашты. Анда сүз татар матбугаты ярдәмендә рухи мирасыбызны саклау һәм халыкка җиткерү турында барды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтие рухи-дини мирасыбыз ядкарьләрен бүгенге көн укучыларга таратканнары өчен журнал хезмәткәрләренә рәхмәтен белдереп, алга таба да хезмәттәшлек итәргә, дини мирасыбыз хакында бергәләп фикерләшергә, дини тарихыбызны өйрәнергә кирәклеге хакында әйткән. Республикабызның башка мәчет-мәхәлләләре дә рухи байлыгыбызны яктырткан “Безнең мирас”ка язылырлар, акциягә кушылырлар дип уйлыйм, дигән мөфти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International