Яшел Үзән районы башлыгы һәм Татарстанның мәдәният эшлеклеләре “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясендә катнашты

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген “Татмедиа”ның “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә ТР Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин һәм Татарстанның мәдәният эшлеклеләре кушылды.
zpravda.ru порталында хәбәр ителгәнчә, Александр Тыгин күп балалы 20 гаиләгә «Зеленодольская правда» газетасын яздырды.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин иницативасы белән чынга ашырылган акцияне Яшел Үзәннең күп кенә җитәкчеләре хуплап алган. Бүген иртәнге киңәшмәдән соң предприятие, оешма һәм учреждение директорлары язылу кампаниясен оештыручылар янына килеп җирле һәм республика басмаларына язылдылар, диелгән порталда дөнья күргән текстта.
Республиканың мәдәният эшлеклеләре “Идель “ журналына язылганнар. 
Искәртеп үтик: “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” интерактив акциясе Татарстанда 23 майда старт алды. Акциягә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, депутатлар, мәдәният эшлекләре, телетапшырулар алып баручылар һ.б. танылган кешеләр кушылды. Проектны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин эшләтеп җибәрде.
Матбугатка язылу компаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Көндәлек басмаларга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша яки барлык почта бүлекләрендә язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International