Иртәгә, 7 июньдә 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 21 майдан 17 июньгә кадәр Татарстанда уза торган “Иман моңы” V Халыкара рухи музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үткәреләчәк.
“Иман моңы” фестивале төрле конфессия кешеләрен берләштерү, татулык һәм толерантлыкны саклау максатыннан үткәрелә. Ул 2012 елдан бирле ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Фестиваль борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Казан Кремле мәйданнарында узачак.
Чарада Татарстанның атказанган артисты, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы директоры урынбасары Лада Лабзина, ТР Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Таминдарова катнаша.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.