Бүген, 1 июнь - Балаларны яклау көнендә һәм “Без бергә” балалар техник иҗат ачык фестивале ачылган көнне, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” республика акциясенә кушылды.
Ул республиканың барлык балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне һәм педагогларны “Мәгариф”, "Гаилә һәм мәктәп” журналларына яздырды, ә Актаныш гуманитар гимназиясе укучыларын – “Салават күпере”, “Сабантуй” һәм “Ялкын”га, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
Искәртеп үтик: “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” интерактив акциясе Татарстанда 23 майда старт алды. Акциягә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, депутатлар, мәдәният эшлекләре, телетапшырулар алып баручылар һ.б. танылган кешеләр кушылды. Проектны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин эшләтеп җибәрде.
Матбугатка язылу компаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Көндәлек басмаларга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша яки барлык почта бүлекләрендә язылырга мөмкин.