2 июньдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 9-10 июньдә Иннополис шәһәрендә узачак «РИФ.Иннополис 2016» Россия интернет форумын презентациясе һәм ПО – OS DAY 2016 системалы һәм инструменталь эшләүчеләрнең конференциясенә багышланган матбугат конференциясе үткәрелә.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис мэры Егор Иванов, РАЭК директоры, ИРИ советы тулы вәкаләтле рәисе Сергей Плуготаренко, РОЦИТ директоры Сергей Гребенников, Postgres Professional генераль директоры урынбасары, шулай ук Иннополис шәһәре резидентлары катнаша.
ММЧ вәкилләре чарада катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.