ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Татарстан басмаларына яздырды, шулай итеп ул “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды.
Министр әнисен, шулай ук иң яхшы терлекче хатын-кызларны һәм аграр производство ветераннарын республика басмаларына яздырды.
“Республикада «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы буенча бик кызыклы акция уза. Бу идея миңа да ошады һәм акциядә катнашкан хезмәттәшләремә кушылырга булдым, - дип сөйләде республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. – Арча районында яшәүче әниемне республика басмаларына яздырдым. Аңа 90 яшь, әле дә күзлек кимичә укый һәм телевизор карый. Ул республикадагы хәлләр белән, шул исәптә минем эшем белән танышып бара. Аны «Ватаным Татарстан», “Арча хәбәрләре” район газетасына һәм Балтачның “Хезмәт” газетасына яздырдым. Моннан тыш, Татарстанның иң яхшы 20 терлекче хатын-кызын “Сөембикә” журналына яздырдым. Миңа шулай ук аграр производство ветераннары да кадерле – аларны акция кысаларында «Ватаным Татарстан»га яздырдым.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, ул үзе дә республика басмаларын яздыра. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры һәрвакыт вакыйгалардан хәбәрдар булырга кирәклегенә ышана. “Планеркаларда еш кына төрле мәкаләргә, чыгышларга анализ ясыйбыз, бигрәк тә авыл хуҗалыгына, кешеләргә һәм аларның проблемаларына кагылышлыларына. Авыл хуҗалыгы – бөтен республиканың яшәү рәвеше”, - дип билгеләп үтте ул.
Республикада язылу кампаниясе 18 июньгә кадәр дәвам итә.