"Татар-информ"да ил җыелмасының WorldSkills Russia финаландагы чыгышына нәтиҗәләр ясала

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

31 май көнне 11.00дә «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Республикасы җыелма командасының Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә узган "Яшь профессионаллар" WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында чыгышына нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима катнашачак.

ММЧларны әлеге чараны мәгълүмати яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International