“Татар-информ” агентлыгында транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү программасын чынга ашыру турында сөйләмәкчеләр

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Иртәгә, 26 майда, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “ТР да транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү программасын чынга ашыру” темасына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, ТР икътисад министрының беренче урынбасары, Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашачак.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International