Лия Заһидуллина "Бәллүр каләм" конкурсы гран-приена ия булды

2016 елның 20 мае, җомга

Журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм" XIX республика конкурсының гран-приена «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина ия булды.

Абсолют җиңүчегә автомобиль ачкычын Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. "39 ел руль артында, быел машинаны алыштырырга теләгән идем", - диде Гран-при иясе.

Искәртеп үтик: бүләкләү тантанасы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды.
"РФда Әдәбият елы" махсус проектында Зөлфия Гыйльметдинова («Болгар радиосы») һәм Полина Кастрицкая («Казан» ТРК) җиңгән, "ТРда Парклар һәм скверлар елы" махсус проектында - Вероника Бастылева (Әлмәт районының «Луч» телекомпаниясе) һәм «Сөембикә» журналы (Казан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International