21 майда Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Идел Болгарстанынын Ислам динен рәсми кабул иткән көнендә тантаналы чара «Изге Болгар җыены» узачак. Шулай ук, бу көнне Болгар ислам академиясенә нигез салыначак урынга, киләчәк буыннарга мөрәҗәгать буларак, төзелеш башлануын билгеләп, истәлек капсуласы салыначак. Чаралар Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев катнашында үтәчәк.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү 19 май көндезге 11:00 сәгатькә кадәр gelusamr@mail.ru электрон адресы буенча башкарыла. Элемтәләр өчен телефон: (843) 570-31-12 (Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының ММЧ бүлеге).
Аккредитация үтәр өчен түбәндәге мәгълүматны җибәрергә кирәк: фамилия, исем, әтиегезнең исеме, ММЧ атамасы, вазифа, туган көн, ай һәм ел, телефон (кәрәзле телефон).