Татарстан мөфтие "Татар-информ"да матбугат конференциясендә катнаша

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Чарага ММЧ вәкилләре чакырыла

Иртәгә, 17 май, 10.00дә "Татар-информ" агентлыгында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында матбугат конференциясе була.

Брифинг барышында, шул исәптән,  VIII "Бүгенге дөньяда вакыф" Халыкара конференциясе, "Изге Болгар җыены", Болгар ислам академиясен төзү, ураза темаларын да күтәрү ниятләнә.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International