“Бәллүр каләм-2016” бәйгесе номинантлары билгеле

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан Журналистлар берлеге белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XIX конкурсының финал өлешенә узган номинантлар исемлеге игълан ителде.


“ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы”:


- «Наш Зеленый Дол. Зеленодольск» газетасы (Яшел Үзән районы);
- «Хезмәт даны» газетасы (Кукмара районы);
- «Әлмәт таңнары» газетасы (Әлмәт районы);
- «Эфир-24» телекомпаниясе  (Казан);
- «Тәртип FM» радиосы (Казан).

"Темасы — җирле, осталыгы башкалача":

- Айгөл Әхмәтшина, «Нократ» («Вятка») (Мамадыш районы);
- Евгения Исаева, «РЕН ТВ – Набережные Челны» (Яр Чаллы);
- Гөлназ Зарипова, «Авыл офыклары» (Балык Бистәсе районы);
- Фәнил Мәүлетов, «Саба таңнары» (Саба районы);
- Эдуард Прокопьев, «Альметьевск ТВ» (Әлмәт районы);
- Юрий Тагаров, «Зеленодольская правда» (Яшел Үзән районы).

“Медиапроект”:

- «Сабантуй» журналы (Ка­зан);
- «Студия – ТНВ-продакшн» ТРК «Новый Век» (Казан);
- ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан» (Казан).

“Объектив аша караш”:

- Ранил Гыйльметдинов, «Луч» телекомпаниясе (Әлмәт районы);
- Рамил Гыйльванов,  «События недели» газетасы (Казан).

“Туган тел”:

- Лилия Вәлеева, «Бельгийская Федерация русскоязычных организаций» интернет-сайты (Бельгия);
- Венера Мәҗитова, «Кызыл таң» (Башкортостан Республикасы).

“Журналистикада исем”:

- Анатолий Кондратьев, «Лениногорские вести» (Лениногорск районы);
- Евгения Корбакова, «Нижнекамская телерадиокомпания» (Түбән Кама районы);
- Ирина Мушкина,  «Республика Татарстан» газетасы (Казан);
- Людмила Сафиуллина, «Чаян» журналы (Казан);
- Ольга Туманская, «Татарстан» журналы (Казан);
- Наил Шарифуллин,  «Ватаным Татарстан» газетасы (Казан);
- Ринат Юзаев, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе (Казан).

«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек»:

- Әлфия Хәсәнова, «7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе» (Казан);
- Зөлфия Шәрипова, «Сетевая компания» (Казан).

“Россия Федерациясендә әдәбият елы”:

- Зөлфия Гыйльметдинова, «Болгар радиосы» (Казан);
- Полина Кастрицкая,  «Казан» телекомпаниясе (Казан);
- «Знамя труда» газетасы (Әлмәт районы);
- «Салават күпере» журналы (Казан);
- «Идел» журналы (Казан).

“Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы”.

- Вероника Бастылева, «Луч» телекомпаниясе (Әлмәт районы);
- «Әлмәт таңнары» газетасы (Әлмәт районы);
- «Зеленодольская правда» газетасы (Яшел Үзән районы);
- «Сөембикә» журналы (Казан).

«Шәһри Казан»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International