«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда Ретта синдромы буенча VIII конгресска багышланган матбугат конференциясе узачак

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Иртәгә, 11 майда, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда Ретта синдромы буенча VIII конгресска багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, "Ретта синдромы ассоциациясе" идарәсе рәисе Ольга Тимуца, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнаша.
ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International