Иртәгә, 5 майда, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казанда "Россия студентлар язы" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР Студентлар лигасы президенты, "Россия студентлар язы-2016" ның Казандагы башкаручы директоры Элькин Искәндәров катнаша.
ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.