Иртәгә, 29 апрельдә 11.30да, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындаправославие динендәгеләрнең алда көтелгән изге бәйрәме - Пасхага багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистларның һәм "Татар-информ" агентлыгы сайты укучыларының сорауларына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җавап бирәчәк.
Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга мөмкин.
Владыка Феофанга үз сорауларын теләгән барча кеше бирә ала. Алар трансляциясе "Татар-информ" агентлыгы сайтындаоештырылачак матбугат конференциясе кысаларында яңгыраячак.
Сорауны язма астындагы махсус формада бирергә мөмкин.