"Татар-информ"да Прагадан Казанга һәм кирегә даими рейс ачылу турында сөйлиләр

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

Иртәгә, 28 апрель, 10.00да «Татар-информ» агентлыгында Прагадан Казанга һәм кирегә даими рейс ачылуга багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Чехия Республикасының РФдагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Владимир Ремек, "Чехия Аэролинияләре" АКнең Россия һәм БДБдагы вәкиллегенең төбәк директоры Йиржи Свобода, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, "Казан" халыкара аэропортының стратегик үсеш буенча директоры Вероника Акташева, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров катнаша. 

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International