Татарстан телевидениесе легендасы Лия Заһидуллина 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

«Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе, РФ нең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты, күпсанлы тармак бүләкләре иясе Лия Заһидуллина бүген 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Белешмә өчен. Лия Михайловна Заһидуллина 1946 елның 25 апрелендә Казанда туган. Ул Казан театр училищесының актерлык факультетын, Казан дәүләт университетының тарих-филолигия факультетын тәмамлаган. 1966 елда конкурста җиңеп, Казан телевидение студиясендә диктор, аннары журналист, программалар авторы, продюсер булып эшләгән.
Лия Заһидуллина яшь кадрларга зур игътибар бирә. Аның укучылары республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралрында хезмәт куя. "Алтын каләм" конкурсында куратор буларак, яшь журналистларга аеручы җылы мөнәсәбәттә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы коллективы күпсанлы котлауларга кушыла һәм Лия Михайловнага иҗади уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International