Пәнҗешәмбе, 21 май көнне 12.00дә, "Татар-информ" агентлыгында Казанда узачак II Татарстан Республикасы ачык сугыш сәнгате фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
Алда көтелгән вакыйга турында Россия сугыш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы президенты Фәрхәт Хөснетдинов, филиалның башкаручы директоры Евгений Китаев, башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эше бүлеге җитәкчесе Станислав Андреев сөйләячәк.
pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация узарга мөмкин.