«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисади форумы мәйданчыгында «Татар-информ» фотокүргәзмәсе эшли башлады. Анда форум тарихындагы якты мизгелләрне күрергә мөмкин.
«КазанФорум» инде 17 нче тапкыр үткәрелә. Бу еллар эчендә ул республика чарасыннан Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан федераль статус бирелгән масштаблы халыкара форумга кадәр үсте. Безнең бу динамика турында сөйлисебез килде. Фотохәбәрчеләребездән бик күп материаллар тупланды. Форум атмосферасын чагылдыра торган кадрлар сайладык һәм алар Казанга бу көннәрдә килгән кунакларга кызыклы булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов.
Күргәзмәдә төрле еллардагы «КазанФорум» мәйданчыкларыннан кадрларны күрергә була. Кайберләрендә – төрле илләрдән пешекчеләр милли ризыкларны татып карый, икенчеләрендә – хезмәттәшлек турында килешүләр төзелә, өченчеләрендә форумда катнашучыларның гадәти әңгәмәсе сурәтләнгән. Фотокүргәзмә ел саен үткәрелә торган чараларның һәм хис-кичерешләрнең тулы палитрасын чагылдыра һәм Россия белән Ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекнең тирәнлеген ассызыклый.
Авторларның берсе – «Татар-информ» фотографы Салават Камалетдинов. Аның яраткан кадры пешекчеләр конкурсында төшерелгән фотография. Анда жюри әгъзаларының берсе конкурсант ризыгын татып каравы сурәтләнгән.
«Казаньфорум»дан яхшы фотографияләр һәрвакыт күп. Миңа аеруча 2024 елда пешекчеләр конкурсында төшерелгән фотолар ошый. Алар бик тере һәм эмоциональ килеп чыкты», - дип сөйләде фотокорреспондент.
Фотокүргәзмә «Татар-информ» һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгының уртак проекты булып тора.