«Татар-информ» МА – журналистика өлкәсендә ТӨРКСОЙ премиясе лауреаты

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистика өлкәсендә ТӨРКСОЙ премиясе лауреаты булды. Бүген Анкарада премия тапшыру тантанасы, шулай ук Халдун Танер елының рәсми ачылышы була.

2014 ел нәтиҗәләре буенча, төрки дөньяның әйдәп баручы ММЧ ның 23 вәкиле ТӨРКСОЙ премиясенә ия булды. Республиканың Мәдәният министрлыгы тәкъдиме буенча Татарстаннан танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Римзил Вәлиев һәм “Татар-информ” МА мәдәният өлкәсен күзәтүче Люция Камалова барды. Шулай ук Македония, Төркия, Кыргызстан, Башкортстан, Әзербайҗан, Казакъстан, Дагстан, Хакасия вәкилләренә дә премия тапшырылачагы билгеле.

Төркиядә журналистлар өчен Төркия Республикасы Премьер-министры Аппараты каршындагы иҗтимагый дипломатияне координацияләү департаменты белән ТӨРКСОЙ тарафыннан 22-28 февральгә киң күләмле чаралар программасы оештырылган.

Беренче көнне, 22 февральдә, кунаклар Анкараның тарихи һәм мәдәни истәлекле урыннарында булды.

Кичә, 23 февральдә, Анкарада ТӨРКСОЙ, шулай ук матбугат һәм мәгълүмат баш идарәсе һәм иҗтимагый дипломатияне координацияләү департаменты, чит илләрдә төрекләр эшләре һәм тугандаш җәмгыятьләр департаменты, Төркия Республикасы Премьер-министры Аппараты каршындагы кризис һәм гадәттән тыш хәлләрдә идарә итү департаменты җитәкчеләре белән рәсми очрашулар узды.

Төрки дөнья ММЧ вәкилләре белән очрашуда матбугат һәм мәгълүмат баш идарәсе һәм иҗтимагый дипломатияне координацияләү департаменты генераль директоры Җамалетдин Хашими журналистларны ТӨРКСОЙ мәртәбәле премия лауреатлары булулары белән котлады һәм, ул 6 нчы тапкыр тапшырыла, дип искәртте. Аның сүзләренә караганда, төрки дөнья илләр мөнәсәбәтләрен үстерүдә сәяси перспективадан тыш, мәдәният тә мөһим роль уйный. “Безнең мөнәсәбәтләрне сәнгать эшлеклеләре – рәссам, язучы, әлбәттә, журналистлар үстерә ала”, - дип билгеләп үтте ул.

Җамалетдин Хашими, төрки телле илләргә сәясәт, тарих, мәдәният принципларына нигезләнеп хезмәттәшлек итү зарур, дип белдерде. “Монда ММЧ зур роль уйный”, - дип ассызыклады ул.

ТӨРКСОЙ генераль секретаре урынбасары Фырат Пурташ, ТӨРКСОЙ премиясе тирәнтен символик мәгънәгә ия, дип билгеләп үтте. “Бу үз эшчәнлекләре белән цивилизацияара диалогны көчәйтүче журналистлар өчен стимул”, - диде.

Журналистлар чит илләрдә төрекләр эшләре һәм тугандаш җәмгыятьләр департаменты эшчәнлеге белән дә танышты. Департамент җитәкчесе Кодрәт Бүлбүл дөньяның төрле почмагында яшәүче төрекләргә ярдәм итү проектлары, шулай ук Төркиядә гамәлгә куела торган проектлар турында сөйләде. Аерым алганда, Төркия Республикасында укучы чит студентларына стипендия түләү. Бу программа 1992 елдан бирле уңышлы гамәлгә куела. Быел Төркиядә Татарстаннан 15 студент белем ала, дип белдерде К.Бүлбүл “Татар-информ” МА вәкиле соравына.

Аннары журналистлар ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов белән очрашты. Очрашуда катнашучылар тәрҗемәче ярдәменә сирәк мөрәҗәгать итте. Дүсен Касеинов тәкъдиме буенча чакырылган кунакларның һәрберсе үз туган телләрендә чыгыш ясады, барысы да бер-берсен аңлады. Татарстан ММЧ вәкилләре Римзил Вәлиев белән Люция Камалова татар телендә чыгыш ясады һәм 2014 елда Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуын искәрттеләр. Бу вакыйга уңаеннан Татарстан башкаласында күп санлы концертлар, фестивальләр, конкурслар һәм күргәзмәләр оештырылды. Журналистлар үз тәкъдимнәрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр алышты.

Аннары кризис һәм гадәттән тыш хәлләр белән идарә итү департаментында очрашу узды. Департамент җитәкчесе Эркан Доганай Төркиягә килгән качакларга ярдәм итү программасы турында сөйләде.

Бүген Анкарада журналистлар делегациясе Төркия ММЧ эше белән таныша, аннары Халдун Танер елы ачылышында һәм журналистика өлкәсендә ТӨРКСОЙ премиясен тапшыру тантанасында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International