«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «РОСТКИ» форумында «Татар-информ» белән әңгәмәдә Россия белән Кытай медиасын нәрсә берләштерүе турында әйтте.
«Безне берләштерә торган әйбер – журналистикадагы алымнар. Җаваплылык төшенчәсен киңәйтү мөһим. Кем сөйләве, нәрсә сөйләве мөһим. Басма матбугатның язмалары өчен җаваплылык тотуы мөһим. Мөгаен, бу өлкәдә без бер-беребезгә бик охшаганбыздыр», - диде Сәлимгәрәев.
Ул «Татмедиа»ның Кытай массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне үстерү планнары турындагы сорауга җавап бирде. Хәзер яклар «Татмедиа» материалларын Кытай аудиториясенә җиткерү алымнары һәм мөмкинлекләре турында фикер алыша, дип өстәде Сәлимгәрәев.
Бу юнәлештә ул Кытай икътисади массакүләм мәгълүмат чаралары федерациясенең генераль секретаре Цзян Шанъюаньны төп партнер дип атады. Ул шулай ук Россия һәм Кытайның уртак медиакодын формалаштыруга багышланган медиасессиядә катнашты.
Кичә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «РОСТКИ» IV Халыкара форумы старт алды, анда Россия һәм Кытайдан 200дән артык компания җыелды. Чара дүртенче тапкыр, 16-19 август көннәрендә уза.