“Шәһри Казан” иҗади бәйгедә җиңүче укучыларына бүләк өләште

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

17 февральдә “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә бәйрәм булды. Шәһриләр үз укучылары арасында оештырган бәйгегә нәтиҗә ясадылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Газетабыз 2015 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе уңаеннан иҗади бәйге уздырды. Бәйге шартлары буенча “Ике якта ике яр, илдә ниләр бар...” дигән ике юллыкны дәвам итәргә тиеш иделәр. Курка-курка гына башлаган проектыбыз укучыларыбызда гаять зур кызыксыну уятты. Көтмәгән нәтиҗәләргә ирештек. Укучыларыбыз фикерле, кыю телле булып чыкты. Дөньяда барган вакыйгаларга битараф түгел икәннәрен күреп сокландык. Араларында хәтта 12шәр битле шигырь язучылар бар. Украина, кризис, долларның күтәрелүе дә, татар теле язмышы да – барысы-барысы турында да күңелләрендә йөрткәннәрен кәгазъгә төшергәннәр”,– ди газетның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.

Игътибар иткәнсездер, әлеге редакция укучылар өчен төрледән-төрле бәйгеләрне даими оештырып килә. Әлеге күркәм ысул аша алар укучылар арасында дуслык күпере булдыра. Баш мөхәррир билгеләп узганча, бүгенге көндә газет укучы һәрвакыт җәлеп итәргә, аны үзең белән кызыксындырып торырга кирәк. Каләм ияләре буларак журналистлар кем өчен язганын, кем өчен эшләгәнен белеп торырга тиеш. Газета узган бәйгедә укучыларга анкета да тәкъдим иткән иде. Биредәге сораулар арасында: “Сез нинди темаларга язмалар көтәсез?” дигәне дә бар иде. Укучылар исә, һәрберсе үз фикерен, үз теләкләрен дә җиткергән. Бу алым исә, газетаның алдагы кыйбласын билгеләгәндә бик кирәк.

Редакция почтасына Татарстан, Башкортстан, Чуаштаннан да хатлар килгән. Җәмгысе “Шәһри Казан” егет һәм кызларына 400 ләп укучы хатын җентекләп тикшерергә туры килгән. Алар арасыннан 14 җиңүчене билгеләү дә җиңел булмады ди, проект авторлары.

Җиңүчеләрне чәй табыны янында бүләкләделәр. Кырык ел мәктәптә педагог булып эшләгән ирле-хатынлы Фирдәүсә һәм Валерий Семеновлар өчен быелгы ел аеруча истәлекле икән. Бергә гомер итә башлауларына 50 ел тулган. Газетаны укып кына калмыйча, үз язмаларын да бирегә даими җибәрәләр икән. Ә бәйгегә алар болай дип җавап биргән: “Бер елгада ике яр, илдә ниләр бар... Украинада сугыш бара, армиядә улым бар”. Валерий әфәнде дулкынлануын яшерми. “Күп санлы укучылар арасыннан безгә дә игътибар иткәннәренә куандым. Татар кешесе өчен менә дигән басма дип саныйм. Ә бүләккә килгәндә, безгә мотоблок тапшырдылар. Авыл җирендә бик кирәк нәрсә инде бу”, – дип куана Балтачның Югары Субаш авылыннан килгән Валерий әфәнде.

“Ливадия” шифахәнәсенә ике кешелек юллама откан Илсөя Сираҗиева да “Шәһри Казан” газетасын озак еллардан бирле укып бара икән. “Гомумән, безнең Әтнә халкы бу татар басмасын яратып укый. Биредә талантлы корреспондентлар эшли бит. Бәйгеләрдә моңарчы да катнашканым булды. Әмма бу – беренче җиңүем. Газетаның йөзе булып торган танылган җырчыбыз Илсөя Бәдретдинованы бик хөрмәт итәбез. Шуңа да шәһригә игътибар бермә-бер үсәдер дип саныйм. Зур бүләкләре өчен барлык коллективка олы рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә безне куандырып эшләсеннәр иде”.

Кама Тамагының Олы Кариле авылында тәрбияче булып эшләүче Гөлсем Димиева мультиварка белән кайтып китте. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Гөлсем ханым үз хезмәтендә газетаның ярдәме зур икәнлегенә басым ясады. “Биредә тәрбияви басмаларга шактый урын бирелүе сөенечле. Тормышыбызны һәрьяктан яктыртып тора. Әдәби телдә, укучыга аңлаешлы итеп яза белүләре сокландыра. Монда бит әле безнең якташларыбыз да шактый эшли.”
Газета-журналларга язылу бәясе арткан заманда “Шәһри Казан” меңгә якын әбүнәчеләргә арткан. Бу – зур күрсәткеч, димәк "Шәһри Казан" дөрес юлдан атлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International