5 февраль 11.00дә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Хәтер маршы-2015" республика яшьләр походын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак. Моннан тыш, ММЧ вәкилләре Татарстан Республикасы "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы эзтабарлар отрядларының 2015 елга эш планы белән танышачак.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы "Ватан" берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев, Татарстан Республикасы ДОСААФ Төбәк иҗтимагый-дәүләт оешмасы идарәсе рәисе Радий Зарипов, "Ябык типтагы 1нче Раифа махсус һөнәри училищесы" директоры Надежда Кисиль катнаша.
Белешмә өчен. Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, 9-13 февральдә Татарстан территориясендә "Хәтер маршы-2015" ел саен үткәрелә торган кышкы яшьләр походы узачак.