Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмны булдырмау темасын яктырту буенча журналист эшләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында берьюлы ике журналист эшләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды. «Пятница, с 13-го: Беседа с Всеволодом Чаплиным» программысы өчен МА «Татар-информ» милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр темасын яктырту буенча журналист эшләре конкурсында җиңүче булып танылды.

Тантанада Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдатшин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре ярдәмчесе Михаил Блинов һәм Татар халкы ассамблея советы Рәисе урынбасары Сагит Джаксыбаев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International