Ислам дөньясы белән «кул бирешү» сәясәтчеләр һәм экспертлар телендә нәрсәне аңлата?
Татарстан халкын башка төбәкләрдә үз туганнарыдай каршы алу ни белән бәйле?
«Тatarstan Today. Дөньяга ачык» медиа-проекты авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева Татарстан Республикасы Рәисенә шундый сораулар бирде. Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» медиахолдингының Мәскәү студиясендә кунакта булды.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең эш нәтиҗәләре һәм аның барлыкка килүенә 20 ел тулу уңаеннан һәм дустанә илләр белән хезмәттәшлек проектлары турында «Тatarstan Today. Дөньяга ачык» программасының махсус чыгарылышында Динә Газалиева хәбәр итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, республиканың әлеге медиа-проекты 2026 елда «Россиянең алтын каләме» бөтенроссия журналистлар премиясе лауреаты исеменә лаек булды.
ТВ-эфирлар:
25 май 22:10 сәгатьтә һәм 30 май 19:00 сәгатьтә «ТНВ» каналында
27 май 18:30 сәгатьтә һәм 22:30 сәгатьтә «Татарстан 24» каналында
Күрми калмагыз!