«Парламентские вести» тапшыруына - 10 ел

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген «Парламентские вести» программасы юбилеен бәйрәм итә. Менә инде 10 ел программа ГТРК “Татарстан” каналында чыга. Чыга башлаганнан программаның авторы һәм баручысы булып Дмитрий Второв һәм телеканал хәбәрчеләре ТР Дәүләт советы эшеннән һәм аның хезмәткәрләр тормышыннан иң кызыклы хәбәрләрне җиткерделәр һәм шул эшләрен дәвам итәчәкләр.

«Парламентские вести» программасы юбилеена багышланган тантана ТР журналистлары берлеге йортында үтте.

Программа авторын һәм хезмәттәшләрен котлар өчен ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да килде.

«Парламентские вести» программасының беренче тапкыр тапшыруы 2004 елда чыкты. Программа һәр дүшәмбе 11:30 сәгатьтә Россия 1 Татарстан каналында чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International