Аның исеме бүген кемнәрдер өчен таныш та булмаска мөмкин. Әмма туры сүзле журналист Юрий Щекочихинны яхшы хәтерлиләр. ТР Журналистлар союзында мәскәүлеләр билгеле журналистның язмышы, иҗат тормышы, эшләү үзенчәлекләре хакында документаль фильм тәкъдим итте.
Журналистика тарихында үзләренә исемне халык ихтирамы белән казанган кешеләр бар. Гадәттә авторның исемен ишетүгә, аның язмалары, тулы бер иҗаты күз алдына килә. 1970 еллардагы “Комсомольская правда”ны Юрий Щекочихинның нинди дә булса проблема күтәргән язмаларыннан башка күз алдына китереп булмый. 1980 елларда инде ул “Литературная газета”ның иң күп укыла торган журналисты була. Ул беренчеләрдән булып СССРда оештырылган җинаятьчелек, КГБ һәм тикшерү органнарындагы ришвәтчелек, Сталин чорындагы моңарчы билгесез булган җинаятьләр турында яза. 1990 елларда “Новая газета”да тикшерү бүлеге ачып җибәрә. Бүген дә биредә Юрий Щекочихин исеме белән бәйле бүлек эшләп килә.
Аның исеме курку белмәс, баш имәс көрәшче буларак күзаллана. Язмаларыннан соң үзгәрешләр, тикшерү эшләре башлана. Дәүләт Думасында депутат булганда да, Щекочихин журналист буларак позициясен югалтмый, киресенчә, көрәшүен башкачарак башлап җибәрә. Түрәләрне төрткеле сүзләре белән чеметеп тә ала, алардан җаваплар таптыра.Фильм төрле архивлардан, Дәүләт Думасыннан, шәхси папкалардан тупланган әнә шундый документаль кадрлар белән баетылган иде. Фильмны Казанга алып килүче Юрий Щекочихинның тормыш иптәше, бер үк вакытта сценарий авторы, журналист Надежда Ажгихина геройның иҗаты, бүгенге журналистика турында фикерләре белән дә уртаклашты. Геройның соңгы тормыш мизгелләре дә кызыксындырды безне. Чөнки Щекочихинның үлеме турында төрле версияләр бар, агулаганнар икән дигән сүзләр дә йөри. Надежда Ажгихина әйтүенчә, әле һаман да берни ачыкланмаган. Тикшерү эшләре берничә тапкыр ачылып, берничә тапкыр ябылган.