“Моя планета” телеканалы Казанның күренекле урыннары турында сөйләячәк

2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Татарстанга илебез эчендәге сәяхәтләр турындагы “Россия. Гений места” яңа туристик тапшыруын төшерү өчен “Моя планета” телеканалының төшерү төркеме килеп төште. 

Тапшыруда сүз иксез-чиксез Россиянең иң күренекле урыннары турында барачак. Тапшыруны әзерләү барышында төш

 

ерү төркеме җөмһүриятебезнең Казан, Зөя, Болгар, Алабуга шәһәрләрендә булып кайтачак. Татарстанда төшерү төркеменең эшләве 24-нче декабрьгә кадәр планлаштырыла. 
Тапшыруны төшерү барышында алып баручылар Татарстанның музейларына барачак, халык белән аралашачак, кирәкле объектка кадәр барып җитүнең кулай юлларын, тәмле төшке һәм кичке аш урыннарын, ял итү өчен кунакханә сайлау хакында хәбәр итәчәк, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы “Моя планета” телеканалының 2014 елда сәяхәт итү өчен иң әйбәт төбәк буларак премия җиңүчесе дип табылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International