Казанда шәхси эшмәкәрлекне пропагандалауда ММЧ роле буенча фикер алышачаклар

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген Журналистлар йортында “Шәхси эш – кече һәм урта бизнесның үсеш ноктасы. ТР да шәхси эшмәкәрлекне үстерү, пропагандалау, халыкның эшкә икътисади активлыгын стимуллаштыруда ММЧ роле” темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышы була. Чара ТР да Эшмәкәрләр атнасы кысаларында уза.

ТР Журналистлар берлегенең дискуссия мәйданчыгында беренче тапкыр республиканың танылган кече һәм урта бизнес, эшмәкәрлек берләшмәләре, шәхси эшлекле ММЧ җитәкчеләре, нәшрият вәкилләре, икътисад темасын яктыртучы журналистлар, ТР кече бизнесын үстерү турындагы V республика журналист эшләре һәм медиапроектлар конкурсында катнашучылар очраша.

Бу чараның максаты –“Бизнес һәм хакимият: ачык диалог” проекты эзеннән бизнес белән ММЧ арасында туры диалог оештыру.

МА "Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International