ТР Дәүләт советы Россия җитәкчелегенә региональ телетапшыруны саклау турында мөрәҗәгать әзерләгән

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Казанда ТР Дәүләт советының  мәгариф,  мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының утырышында региональ телекомпанияләрне “Реклама турында” федераль канунының яңа тәкдимнәреннән чыгару турында РФ җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә карар ителде. Канунның яңа тәкдимнәре 2015 елның 1 гыйнвареннән көчкә керә.

“Яңа гасыр” телекомпаниясе генераль директоры Илшат Аминов  белдергәнчә, федераль канун кабель каналларында реклама урнаштыруны тыя. “Татмедиа” ААҖның генераль директоры Фәрит Шагиахмәтов сүзләренчә, ике атнадан Зеленодольск, Чистай, Менделеевск шәхәрләре  телевидениесыз калачак.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрның урынбасары Юрий Багров бу мәсәләне хәл итүдә булышырга әзерлеген белдерде.

ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сүзләренчә, кабул ителгән төзәтмәләр гражданнарның туган телләрендә мәгълүмат алу конституцион хокукларын боза.
Татар-информ МА, фото: Татар-информ МА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International