Казанда Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Иҗтимагый советының беренче утырышы узды.
Аның составына танылган журналистлар, тармакның элеккеге җитәкчеләре, дин әһелләре керде: «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире, Туполев исемендәге КИТТУның Икътисад, идарә һәм социологик технологияләр институтының тарих һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы доценты Любовь Агеева, ректор киңәшчесе - КФУның иҗтимагый-мәгълүмати үзәге җитәкчесе, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Юрий Алаев, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, ТР ММЧ тармаганың мактаулы ветераны Ислам Әхмәтҗанов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы рәисе, ТР мөфтиенең беренче урынбасары, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Рөстәм Батров, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, КФУның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Александр Латышев, «Просто молоко» идарәче компания генераль директоры Марат Моратов, «Эфир» телекомпаниясе Директорлар советы рәисе Андрей Григорьев, «ТР Милли музее» генераль директор, ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Гөлчәчәк Нәҗипова, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, КФУның өзлексз белем бирү институты директоры урынбасары Ирина Терентьева, ТР Журналистлар берлегенең Ветераннар советы рәисе Люция Фәршатова, КФУның Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты журналистика кафедрасы мөдире Светлана Шайхетдинова, "Сошествия святого духа" чиркәве рухание протоиерей Алексий.
Совет утырышын ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов ачты.
Тавыш бирү юлы белән Иҗтимагый советның рәисе сайланды. Ул вазифаны Ислам Әхмәтҗанов биләде, рәистәше Ирина Терентьева булды.
Беренче утырыш барышында Татарстан медиатармагын үстерүгә багышланган мәсьәләләр хакында фикер дә алышынды.