Фәннәр Академиясендә галимнәр “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы программа буенча башкарылган эшләре турында хисап тотачак

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Фәннәр Академиясендә галимнәр “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” турындагы программа буенча башкарылган эшләре турында хисап тотачак. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты вәкилләре үзләренә йөкләнгән бурычларның үтәлеше, аларны тормышка ашыру вакытында туган кыенлыклар һәм ирешелгән уңышлар турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International