Казан ликер-аракы заводының җитештерү куәте елына 7,5 миллион дал тәшкил итә
Казан ликер-аракы заводының җитештерү куәте елына 7,5 миллион дал тәшкил итә. Кичә бу хакта журналистларга "Татспиртпром" ААҖ филиалы "Казан ликер-аракы заводы" директоры Нәсыйфулла Тимеров пресс-тур барышында сөйләде. Ул контрафакт продукциягә каршы көрәш, предприятиенең чит илдә кертелә торган продукцияне алыштыра алырлык көндәшлеккә сәләте продукция чыгару эшчәнлеге белән таныштыру максатында үткәрелде.
Насыйфулла Тимеров сүзләренчә, заводта якынча 400 кеше хезмәт куя. Завод "Татспиртром" ААҖендә җитештерелгән продукциянең 40-45 процентын эшләп чыгара. Быел завод конвейерларыннан бер көнгә 350ләп шешә аракы төшә.
Узган ел белән чагыштырганда, җитештерү күләме кимегән, 2013 елда бер көнгә 500 шешә аракы чыгарылган булган. Алкогольгә бәяләр артуга бәйле рәвештә, завод 100 һәм 250 граммлы аракыны күпләп җитештерә. Кулланучылар арасында нәкъ менә шундый продукциягә ихтыяҗ зур.
Узган ел завод 4 миллион дал аракы чыгарган, быел планлаштырылган күләм - 3 миллион 400 дал, бу гомум икътисади кризиска бәйле, дип саный директор. Насыйфулла Тимеров хәбәр иткәнчә, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итә. Алар үзләренең эш хакларыннан канәгать, премияләр, эш стажлары, зарарлы производствода тир түккән өчен өстәмә акчалар алалар.
Шуңа да карамастан, кадрлар китү күзәтелә, ул 14 процентны тәшкил итә. Күпләр күбрәк акча түләгән җирне эзләп китә. Элеккеге хезмәткәрләр кире әйләнеп кайтырга теләсә, директор аларны башка кабул итми.
"Татспиртпром" ААҖнең баш технологы Ләйсән Котдусова сүзләренчә, Казан ликер-аракы заводы Татарстанның алкоголь продукциясе җитештерүче предприятиеләре арасында флагман кебек. Заводның җитештерү күләме елына 7,5 миллион дал алкоголь продукциясе тәшкил итә. "Татспиртром" ААҖнең гомум җитештерү куәте елына 19 миллион дал. Заводта 30 төр эчемлек җитештерелә, аларны 30 төрдәге шешәгә тутыралар. Завод чыгарган алкогольнең бөтен төре диярлек төрле конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булган.
ММЧ вәкилләре белән әңгәмәдән соң, алар өчен завод буенча экскурсия оештырылды. Башта ала спирт кабул итү, аны саклау, әзерләү бүлекләрендә, аннары шешәләргә тутыру цехында булдылар. Шулай ук журналистлар сувенир продукциясе әзерләнә торган цехта да булды. Биредә 50 мл дан алып 5 л га кадәр савытларда эксклюзив бүләк шешәләре чыгарыла. Шешәләр стандарт булмаганлыктан, маркалар ябыштыру һәм шешәләрне тартмаларга тутыру кулдан башкарыла. Завод директоры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Германия өчен бүләк продукциясе әзерләнә.
ММЧ вәкилләре лабраториядә дә булды. Биредә белгечләр заводка алынучы барлык чимал белән шөгыльләнә: спиртка анализ ясый, сыйфат турындагы белешмәләрне чагыштыра. Спирт барлык күрсәткечләр буенча туры килсә, аракы җитештерүнең технологик процессы башлана. Анализлар аракы җитештерүнең барлык стадияләрендә үткәрелә. Фильтрланган аракы тиешле күрсәткечләргә туры килгән очракта гына, аңа башка ингредиентлар кушыла.
"Татар-информ" МА мәгълүматы буенча