«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрү» дәүләт программасын яктырту буенча конкурсы дәвам итә
2014 елның 5 декабре, җомга
Конкурс энергетик, матди, финанс, хезмәт һәм административ ресурсларны эффектив куллану пропагандасына багышланган. Конкурс 2014 елның 1 октябреннән 2015 елның ноябренә кадәр республика ММЧлары арасында үткәрелә. Конкурсны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергия саклаучы технологияләр үзәге» һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештыралар. Конкурсның нәтиҗәләре 2015 елның 15 марттан 30 мартка кадәр билгеләнәчәк. Конкурска 2014 елның 1 мартынан 2015 елның 25 мартка кадәр чыккан материаллар кабул ителә. Конкурс эшләре ике телдә кабул ителә: русча һәм татарча. Конкурсның оешма комитеты - «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергия саклаучы технологияләр үзәге», адрес: 420088, Казан, Губкина ур., 50, а/я 131; тел. (843) 272-99-43, 272-19-21, 272-99-69; e-mail: cetr@mail.ru
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергия саклаучы технологияләр үзәге» һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтларында урнаштырылган.
Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.