«Идел» журналына яңа җитәкче килде

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Кичә  “Татмедиа” ширкәте җитәкчесе Фәрит Шаһиәхмәтов «Идел» журналы коллективын яңа җитәкче белән таныштырды. Егерме биш еллык тарихы булган яшьләр басмасының филиал җитәкчесе һәм татар редакциясенең баш мөхәррире итеп Радик Сабиров билгеләнде.

Радик Сабиров Татарстанның Аксубай районының Яңа Узи авылында 1979 елның 17 маенда туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. Аннан соң озак еллар әлеге уку йортында мөгаллимлек итте. Радикның студентлары аны таләпчән, кешелекле һәм оештыру сәләтенә ия булган педагог буларак бәяли. Ә Intertat.ru укучыларына Радик Сабиров оста спорт журналисты буларак яхшы таныш.

“Үзебезнең күрше редакция егете. Алла боерса, уртак фикергә килеп, килешеп эшләрбез. Радик Сабиров – безнең күптәнге һәм ышанычлы авторыбыз. Универсиадага багышланган рубрика язмаларын “Идел” укучылары көтеп ала торган иде”, - дип җылы каршы алды коллектив яңа җитәкчене.

Радик Сабиров моңарчы “Мәгариф” журналында редактор урынбасары булып эшләде.

Өйләнгән, хатыны Вәсилә белән ике кыз үстерәләр.

Белешмә өчен:
«Идел» — Казанда татар телендә чыгучы журнал. Аңа 1989 елда нигез салына. Беренче мөхәррире – Римзил Вәлиев. Журналның рус телендә «Идель» исемле варианты да басыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International