Россия Почтасында Россиякүләм язылу декадасы башлана

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 25 сентябреннән 4 октябренә кадәр илнең бөтен почта бүлекләрендә Россиякүләм язылу декадасы узачак. 
Декада кысасында Россия Почтасы һәм нәшриятләр махсус шартлар тудырачаклар. Язылган Россия Почтасы клиентлары 30 меңән артык бүләк уйнатуында катнаша алалар. 
Кайбер федераль һәм региональ басмаларга махсус шартларда язылырга була. Моннан тыш, ветераннар һәм инвалидлар өчен гадәти ташламалар бар. 
Язылу тәртибе һәм тарифлар үзгәрмәгән. Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 1 сентябреннән башлап Россия Почтасы бөтен бүлекләрендә “Бердәм автоматлаштырылган системасы” эшли башлады. 
Бугенге көнгә Россия Почтасы 20 миллионга якын язылучыга хезмәт күрсәтә, елга 1 миллиардтан артык басма тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International