Гаммәви мәгълүмат чаралары арасындагы “Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсы

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
“Ышаныч һәм иминлек” конкурсы Татарстанда 1999 елдан бирле уздырылып килә. 
Аны оештыручылар – ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, ТР Журналистлар берлеге, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе.
Чара җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү һәм телевидение, радио, басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чараларындагы юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә багышланган иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан уздырыла. 
Конкурс алдагы номинацияләрдә үткәрелә: 
1. “Балаларга – имин юллар” 
2. “Юлның көндәлек тормышы ” 
3. “Юл сагында” 
4. “Социаль реклама” 
5. “Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре” 
6. “Иң яхшы район газетасы” 
Конкурста ММЧ редакцияләре, иҗади берләшмәләр, автор коллективлары, журналистлар, язучылар, штаттан тыш авторлар һәм дизайнерлар катнаша ала. 
Матрериаллар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә кабул ителә. 
Конкурска агымдагы елда чыккан материаллар кабул ителә. 
Материаллар 2014 елның 10 октябренә кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе адресына җибәрелә: 420059, Казан, Оренбург тракты ур., 5, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ЮХИ пропаганда буенча бүлеге. 
Телефон: (843) 533-39-09, факс (843) 533-39-08. 
Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм бүләкләү 2014 елның декабрендә үтәчәк. 
Конкурс кагыйдәләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International