Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ике конкурска эшләр кабул итүне игълан итте:
- Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтләр һәм диннәрнең үзара бәйләнешенә кагылышлы сорауларны яктырту буенча республика журналистлар конкурсы;
- Татарстан Республикасы районнары массакүләм мәгълүмат чаралары арасында антиэкстремистик проблематикасы буенча иң яхшы журналист эшенә конкурс.
Конкурсларның төп бурычы булып Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтләрнең, мәдәниятләрнең һәм диннәрнең үсешен һәм үзара бәйләнешен күрсәтүне популярлаштыру, уңай мисалларны, дәүләт оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан экстремизм һәм терроризмга каршы оештырылучы чараларны яктырту.
Конкурсларның җиңүчеләре акчалата бүләкләнә – 50 меңнән алып 62.500 сумга кадәр.
Конкурска эшләр 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы порталында “Конкурслар” бүлегендә урнаштырылган http://tatmedia.tatarstan.ru/.