20 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре башлана. Августның биш көнендә мәскәүлеләрне һәм кунакларны төрле күп санлы очрашулар көтә: анда татар халкының мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы белән танышырга мөмкин була. Чара Россия Пезиденты тарафыннан игълан ителгән Мәдәният елында Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек кысаларында уздырыла.
22 августта Мәскәү халыкара Музыка йортында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре ачылышы иң мөһим вакыйга булачак. Иртән шул ук көнне Троекуров зиратында Россия халык артисты, Зур театр дирижеры Фоат Мансуровка һәйкәл ачылачак, герой шагыйрь Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр куелачак, дип хәбәр итә ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.
Шул ук көнне Беренче бөтендөнья сугышында татарларның катнашуына багышланган “Незаметные герои неизвестной войны” документаль фильмы күрсәтелә.
20-24 августта башкаланың иң яхшы мәйданчыкларында Татарстан халыклары мәдәнияте тәкъдим ителәчәк.
Мәдәният көннәре Татарстан Республикасы интеллигенциясе очрашуыннан һәм татар телендә “Туфан - Туфан инде ул” документаль фильмын күрсәтүдән башлана.
Г.Камал исемендәге Татар академия театры Мәскәү тамашачысына “Мулла” һәм "Мәхәббәт FM” спектакльләрен тәкъдим итәчәк; Казан халыкара мөселман киносы фестивале яңа фильмнар белән таныштырачак; Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле үз номерларын әзерләгән. Мәскәүдә беренче тапкыр Дәүләт симфоник оркестры, Дәүләт камера хоры, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм яшь солистлар Зөлфия Рәүпованың “Ак бүре” операсына тамашачы җыя.
Е.Ф.Светланов исемендәге Мәскәү халыкара Музыка йортында 22 августта, ТР Мәдәнияте көннәре тантаналы ачылышы кысаларында, гала-концерт уза. Анда 300 дән артык артист, шул исәптән мәскәүлеләр дә, катнашачак.