Бүген Казанда Идел буе һәм Урал федераль округларының Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) филиаллары җитәкчеләренең киңәшмәсе узды. Катнашучылар Россиядә цифрлы телевизион тапшырулар челтәрен үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Искәртик: беренче мультиплекс тапшыруларын эшләтеп җибәрү 2010 нчы елдан Ерак Көнчыгыш төбәкләреннән башланды. Беренче һәм икенче мультиплекслар челтәрен төзүне 2015 нче ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Бер журналистның РФдә цифрлы телетапшыруларны үстерү белән вазгыятьнең ничек торганлыгы турында соравына җавап биргәндә, РТРС генераль директорының дәүләт программалары белән идарә һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Борис Теребиленко билгеләп үткәнчә: “Без цифрлы телетапшырулар үсеше экваторыннан еракка киттек. Якынча 2 мең объект төзелгән, якынча 1,5 мең объект төзелү стадиясендә”.
Б.Теребиленко искәртеп үткәнчә, 2015 нче елга кадәр Россиядә телерадиотапшыруларны үстерү федераль максатчан программасы нигезендә илнең халкын цифрлы тапшырулар белән колачлау дәрәҗәсе 95 проценттан артык булырга тиеш. Хәзерге вакытта башкарылган эш нәтиҗәсендә Россиянең якынча 80 процент халкы беренче мультиплекс телеканалларын карау мөмкинлегенә ия. Икенче мультиплексны булдыру процессы дәвам итә.
Цифрлы тапшыруларга күчүгә бәйле рәвештә, төбәк һәм муниципаль телеканалларының перспективалары турында сөйләгәндә, Теребиленко искәрткәнчә, өченче мультиплексны булдыру буенча эш алып барыла, ул федераль-төбәк пакеты буларак планлаштырылган.
Аның сүзләренчә, планны агымдагы ел ахырына кадәр эшләү планлаштырыла, ә алдагы елда телеканалларны өченче мультиплекска кертү шартлары мәгълүм булачак.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов моңа бәйле рәвештә искәрткәнчә, күптән түгел Россия Президенты “Бөтенроссия мәҗбүри һәркемгә ачык телеканаллар һәм радиоканаллар турында”гы Указына үзгәрешләр кертте. Бу үзгәрешләр нигезендә, төп Россия телеканалларын трансляцияләү 2018 нче елга кадәр дәвам итәчәк. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры билгеләп үткәнчә, кабул ителгән үзгәрешләр ТР Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнелә торган төбәк тапшыруларын саклау концепциясе кысаларында эшкә төзәтмәләр кертү өчен өстәмә вакыт һәм мөмкинлек бирә.