“Бөек Болгар” исемле бөтенроссия тарихи фестиваленә багышланган пресс-конференция

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
24 июль көнне, 12.00 сәгатьтә, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Декабристлар урамы, 2-нче йорт, 1 кат) “Бөек Болгар” исемле бөтенроссия тарихи фестиваленә багышланган пресс-конференция үтәчәк.
Пресс-конференциядә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм фестиваль оештыручысы Алексей Кокурин катнашалар.
16-17 августта Болгар музей-тыюлыгында “Бөек Болгар” исемле тарихи фестиваль узачак. Фестивальдә Россиянең 30дан артык төбәгеннән килгән тарихи реконструкция клублары вәкилләре катнашачак. 
Аккредитация өчен телефон: 570 – 31 - 04
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International