«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Гаризалар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2026 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Эшләрне «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо»
гомумроссия конкурсына» дигән тамга белән konkurs_tatarruhi@mail.ru электрон почта адресына юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум, 4 урын – 15 000 сум.) «Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» (1 урын – 60 000 сум, 2 урын – 50 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).
Катнашырга чакырабыз!