Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска йомгак ясалды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 28 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» РА бинасында үтәчәк.

Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурсның максаты - социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар эшчәнлеге турында халыкка мәгълүмат бирүне арттыру.

Конкурсны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2017 елдан бирле оештыра. Быел Конкурска 44 гариза һәм 260 эш керде.
 
«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы телесюжет (яисә телетапшыру)» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - Хәйретдинова Алия Юныс кызы, «Яңа гасыр» ТРК АҖ;
II урын - Байрактар Мөршидә Хәнәфи кызы, «Татарстан» ДТРК;
III урын -  Камалова Елена Вячеславовна, «Челны-ТВ» телекомпаниясе.

«Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы радиосюжет (яисә радиотапшыру)» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - Усманова Алсу Хафиз кызы, «НурРадио»ҖЧҖ («Нурлат авторадиосы»);
II урын - Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы, «Актаныш радиосы»;
III урын -  Крепостина Йолдыз Салихҗан кызы, «Татарстан радиосы» («Татарстан» ДТРК).
 
«Басма массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы язма» номинациясендә җиңүчеләр:

I урын – «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе;
II урын - Галиева Ләйсән Рәшит кызы, «Дуслык» газетасы («Дружба», «Туслах»);
III урын - Хәсәнова Рузилә Рифкать кызы, «Актаныш таңнары» газетасы;
III урын - «Әтнә таңы» газетасы редакциясе.
 
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы язма» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - Галиәхмәтова Чулпан Наил кызы, «Сөембикә» журналы;
II урын - Низаев Юлай Азамат улы, «Татар-информ» МА;
III урын -  «Хозур» - «Спокойствие» нәшрияты;
III урын - Гыйльманова Гөлгенә Мансур кызы, «Ватаным Татарстан» газетасы.
 
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләкләү тантанасына көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International