Террорчылыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга багышланган конкурска йомгак ясалды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Җиңүчеләрне бүләкләү 28 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» РА бинасында үтәчәк.

Конкурс «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасының «Террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» процесс чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Чараның максаты - республика массакүләм мәгълүмат чараларының һәм блогерларның игътибарын террорчылык һәм экстремистлык проблемаларына җәлеп итү, җәмгыятьтә әлеге күренешләргә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру. 2025 елда Конкурска 39 гариза һәм 189 эш керде.

«Террорчылыкка каршы тору темасын массакүләм мәгълүмат араларында оригиналь яктырткан өчен» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - «Татарстан» ДТРК авторлар коллективы: Комарова (Җәләева) Эльмира Рәшит кызы, Галәветдинов Илдар Илфат улы;
II урын - Никифорова Людмила Александровна, «Камская новь» газетасы;
III урын - Брыжак Екатерина Дмитриевна, «Идель» журналы.

«Массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тору темасына багышланган иң яхшы аналитик материал» номинациясендә җиңүчеләр:
I урын - «Хозур» - «Спокойствие» нәшрияты;
II урын - Шатров Дмитрий Эдуардович, «Татар-информ» МА;
III урын - Гыйлаҗиева Динә Данис кызы, «Ватаным Татарстан» газетасы.

«Социаль челтәрләрдә (социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостингларда) террорчылыкка каршы иң яхшы контент» номинациясендә җиңүчеләр::
I урын - Гонзова Елизавета Сергеевна;
II урын - Егоров Андрей Николаевич;
III урын - Идрисов Илнар Илдус улы.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International